news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан уку йортларында 17 кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган

Баш санитария табибы сүзләренчә, 15 кешедә Covid-19 кискен тын юллары вирус инфекциясе билгеләре белән булган, ике очракта коронавирус пневмониясе диагнозы куелган.

Татарстан  уку йортларында 17 кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган
архив/Рамиль Гали

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда мәктәпләрдә һәм университетларда яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның 17 очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

«Бүгенге көндә студент, мәктәп укучысы һәм педагоглар арасында авыруның 17 очрагы безнең контрольдә. Шуларның дүртесе студент, өч укучы һәм ун педагог», — дип сөйләде ул.

Баш санитария табибы сүзләренчә, 15 кешедә Covid-19 кискен тын юллары вирус инфекциясе билгеләре белән булган, ике очракта коронавирус пневмониясе диагнозы куелган.

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе беренче айда мәктәп, техникум, көллият, югары уку йортларында коронавирус белән күпләп авыру кебек җитди проблемаларны ачыкламады.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, салкын тиеп авыру очраклары арту сәбәпле, Татарстанда 34 сыйныф укуны туктаткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100