Патяшина: Битлек кимәгән очракта җәмәгать транспортында Covid-19 йоктырырга мөмкин

Республиканың баш санитария табибы татарстанлыларны, үзләрен һәм якыннарын саклау өчен, транспортта битлек кияргә өндәде.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Җәмәгать транспортында битлек кимичә барсаң, яңа коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы бик югары булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

«Мин Covid-19 йоктыру урыны җәмәгать транспорты булуга игътибар итәргә теләр идем. Элеккечә без битлек кимәгән кондукторлар барлыгын күрәбез, халык тынычланды һәм автобуста битлек кимичә йөри башлады», — диде спикер.

Республиканың баш санитария табибы татарстанлыларны, үзләрен һәм якыннарын саклау өчен, транспортта битлек кияргә өндәде.

«Саклау чараларына салкын карамагыз», — диде Марина Патяшина.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, битлек режимын бозучыларны ачыклау буенча рейд үткәрелде. Анда полиция хезмәткәрләре беренче автобуста ук  иминлек чарасын үтәмәгән кызны күреп алган.