news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның 12нче хастаханәсе коронавирус белән авыручыларны яңадан кабул итә башлаячак

Сентябрь башында медицина учреждениесе яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларны кабул итүне вакытлыча туктаткан иде.

Казанның 12нче хастаханәсе коронавирус белән авыручыларны яңадан кабул итә башлаячак
Солтан Исхаков

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Казанның 12нче хастаханәсе күпмедер тәнәфестән соң коронавирус инфекциясе белән авыручыларны яңадан кабул итә башлаячак. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Мин 12нче хастаханә вакытлыча гына тәнәфескә китә дип һәрвакыт әйтә килдем. Бүгенге көннән без аларны планы эшкә кертәбез, ихтыяҗ булган очракта алар яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән эшли башлаячак», — дип искәртте спикер.

Шунысын да искәртик: 10 сентябрьдә Казанның 12нче хастаханәсеннән яңа коронавирус инфекциясе йоктырган соңгы пациентларны чыгардылар. Медицина учреждениесе башка авырулар өчен планлы режимда эшләвен дәвам итте.

«Татар-информ» агентлыгы Республика клиник хастаханәсендә коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар өчен өстәмә бүлекләр ачылачагы хакында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot