news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр Covid-19 вирусын тагын да куркынычрак итә торган мутация төрен ачыклаган

Вирусны антитәнчекләр танымасын өчен, ул трансформацияләнә, дип саный белгечләр.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясенең куркыныч мутациясе ачыкланган, ул аны сәламәтлек өчен тагын да куркынычрак итә. Бу хакта Fox Newsта дөнья күргән Британия галимнәренең тикшеренүенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Коронавирусның аксым шиплары организмга җиңелрәк үтеп керү өчен, ун төрле формага керә ала.

Фрэнсис Крик институты белгечләре тикшеренү үткәргән һәм Covid-19 шипларының үзгәрүен һәм артык ябышучан булуын ачыклаган.

«Гриппның да, ВИЧның да үтеп керүенең мондый катлаулы механизмы юк», — дип хәбәр итәләр белгечләр.

Аларның мәгълүматлары буенча, лаборатор шартларда аксым шиплары бик тиз үзгәргән — аларга моның өчен нибары 60 секунд кирәк булган. Шуңа да карамастан, чынлыкта коронавируска таралу өчен вакыт күбрәк кирәк булачак.

Вирусны антитәнчекләр танымасын өчен, ул трансформацияләнә, дип саный белгечләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100