news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкүмәт табибларга һәм социаль хезмәткәрләргә түләү өчен тагын 22 млрд сум акча бирде

321 млн сумнан артык акча Федераль медик-биология агентлыгы үзәкләре хезмәткәрләренә, ә 1,8 млрд сумнан артыгы картлар һәм инвалидлар интернат йортлары хезмәткәрләренә җибәреләчәк.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә медицина һәм социаль хезмәткәрләргә түләү өчен тагын 22 млрд сум бүлеп биреләчәк. Бүген РФ Премьер-министры Михаил Мишустин тиешле карарны имзалады. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты сайтында хәбәр ителә.

«Табибларга, фельдшерларга, шәфкать туташларына, ашыгыч ярдәм машиналарын йөртүчеләргә, шулай ук коронавирус белән авыручыларга ярдәм итүче социаль учреждение хезмәткәрләренә өстәмә акча бүлеп биреләчәк. <...> Шулай итеп, медицина хезмәткәрләренә ярдәм итүгә тагын 22 миллиард сумга якын акча юнәлдереләчәк», - диелә карарда.

Шул акчаларның 321 млн сумнан артыгы — Федераль медик-биология агентлыгы  үзәкләре хезмәткәрләренә, ә 1,8 млрд сумнан артыгы картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортлар хезмәткәрләренә түләүләргә җибәрелә.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Россиядә өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга ай саен бирелә торган түләүләргә тагын 34 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелүен хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100