news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гаиләдә бер кеше ковидтан прививка ясатса, бүтәннәрнең чир йоктыру куркынычы кими

Вакцинация узган кеше инфекция йоктырган очракта вирус бүлеп чыгарырга мөмкин, әмма ул прививка ясатмаган авыруныкына караганда күпкә азрак була.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Әгәр гаиләдә һичьюгы бер кеше коронавируска каршы прививка ясата икән, бу калган гаилә әгъзаларының инфекция йоктыру куркынычын өч тапкыр киметә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Лидер-медицина» медицина үзәгенең баш табибы, инфекционист Евгений Тимаковка сылтама белән хәбәр итә.

«Гаиләдә коронавируска каршы прививка ясаткан бер кеше гаиләнең башка әгъзалары өчен ковид йоктыру куркынычын өч мәртәбә киметә», - дип искәртте ул.

Белгеч сүзләренчә, вакцинация узган кеше инфекция йоктырган очракта вирус бүлеп чыгарырга мөмкин, әмма ул прививка ясатмаган авыруныкына караганда күпкә азрак була. Өстәвенә, ул бүлеп чыгарган патоген әллә ни актив түгел һәм организмда мутацияләнми, дип ачыклык кертте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100