news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланды

Бер очрак читтән кайткан кешедә ачыкланган, калганнары авыру кешеләрдән йоккан.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланды
"Татар-информ" архивы

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланды. Covid-19 инфекциясенең бер очрагы читтән кайткан кешедә ачыкланган, калганнары авыру кешеләрдән йоккан. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«12 кеше хастаханәгә салынган, 19 кеше өйдә дәвалана», диелгән хәбәрдә.

Авыруларның күбесенә 30-50 яшь, бер очракта балигъ булмаган баланың авыру йоктыруы расланган.

Коронавирус белән авыручыларның күбесе Казанда яши, узган тәүлектә анда 13 очрак теркәлгән.

1 августка Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 5664 очрагы теркәлгән.

Коронавирус таралганнан бирле, 4560 кеше терелгән, узган тәүлектә — ике кеше.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100