news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб В гепатиты симптомнарын атады

Алкогольнең вируслар белән кушылуы һәм симерү бавыр зарарлану стадиясен тизләтә.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Табиб-гепатолог, Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университетының инновацион терапиясе фәнни-тикшеренү бүлеге мөдире Чавдар Павлов «Говорит Москва» радиосына кешенең В гепатиты белән авыру симптомнары турында сөйләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, беренче стадиядә үзенчәлекле симптомнар булмый, алар авыру азгач кына күренә — бу эч үсү яки аяклар шешенү.

Әмма В гепатиты вирусын кан анализы буенча гына белергә мөмкин.

Шулай ук табиб В гепатитына китерергә мөмкин булган риск факторлары турында да кисәткән. Алар арасында симерү һәм алкогольне артык куллану бар. «Артык авырлык, икенче типтагы шикәр диабеты, шулай ук алкоголь бавыр авыруларын катлауландыра торган төп факторлар», — дип аңлатты ул.

Шул ук вакытта алкогольнең вируслар белән кушылуы һәм симерү бавыр зарарлану стадиясен тизләтә, авыруны катлауландыра.

В гепатиты вирусы йоктырган кешеләрнең шактый өлеше үзенең авыруы турында хроник формага күчкәч кенә, кайчак инфекцияләнгәннән соң берничә дистә еллар узгач кына белә ала. Авыру турында белмичә, алар аны башка кешеләргә йоктыра ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100