news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан ревакцинация башланды

Авырганнарга һәм прививка ясаткан кешеләргә хәтта антитәнчекләр булса да, ярты елдан соң тагын прививка ясатырга киңәш итәләр.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда беренче прививкадан соң ярты ел узгач, коронавирустан икенче тапкыр прививка ясый башладылар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.

«Кемнәр коронавируска каршы антитәнчекләр өстәргә тели, алар поликлинкага мөрәҗәгать итеп тагын бер кат вакцина ясата ала», — диде спикер.

Альмир Абашев үзе декабрьдә һәм июньдә ике тапкыр прививка ясаткан инде. Министр урынбасары ревакцинация өчен кулланылышта булган теләсә кайсы препаратны сайларга киңәш итте.

Авырганнарга һәм прививка ясаткан кешеләргә хәтта антитәнчекләр булса да, ярты елдан соң тагын прививка ясатырга киңәш итәләр.

Республиканың баш санитар табибы урынбасары Любовь Авдонина бүгенге көндә галимнәр коронавирустан сакларга мөмкин булган антитәнчекләрнең төгәл дәрәҗәсен ачыкламады, шуңа күрә вакцинацияне узарга кирәк, дип өстәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100