Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эксперт июль уртасында коронавирус инфекциясе йоктыручыларның кимиячәген әйтте
Россиядә бер тәүлек эчендә 23 543 кеше әлеге чирне йоктырган, бу 17 гыйнвардан бирле иң югары күрсәткеч санала.
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Июль урталарында коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны кими башларга, көз урталарында исә яңадан артырга мөмкин. ДНКОМ молекуляр-генетик тикшеренүләр фәнни үзәге генераль директоры Андрей Исаев шундый фаразын җиткерде.
«Эпидемия дулкыны бер югары күтәрелә, бер кими, - диде Исаев. - Агымдагы дулкын июль урталарында чигенә башлар дип өметләнәм».
Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штабның соңгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, бер тәүлек эчендә илдә 23 543 кеше әлеге чирне йоктырган, бу 17 гыйнвардан бирле иң югары күрсәткеч санала.
Исаев фаразлавынча, коронавирус инфекциясенең яңа очраклары июль аенда бер кимеп алганнан соң көз урталарында – сентябрь ахырында аларның саны янә арта башлаячак.
«Әгәр прививканың беренче компонентын алгансыз икән, сезнең иммунитет дүртенче дулкынга әзер булачак», - диде белгеч.
Исаев нәкъ менә көзен вакцинациянең нәтиҗәсе сизеләчәген искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз