news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Онколог яман шешне җиңү ысулы турында сөйләде

Канцерофобиядән арыну — яман шешне җиңү нигезе,  ди Андрей  Каприн.

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ). Яман шеш башлангыч стадиядә ачыкланганда, авыруны күпчелек очракта дәвалап була. Бу турыда РИА Новостига интервьюсында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Андрей Каприн сөйләде.

«Яман шеш күп яктан җиңелде, чөнки башлангыч этапта ачыкланган авыру күпчелек очракта дәвалана», — диде Каприн.

Белгеч сүзләренчә, яман шешне табиб түгел, ә «табиб белән пациент бергәлеге җиңә».

«Кешеләр скринингка барырга курка, канцерофобиядән арыну — яман шешне җиңү нигезе», — дип саный Каприн.

Петербург халыкара икътисади форумы 2021 елда 2-5 июньдә көндезге форматта уза. 

news_right_1
news_right_2
news_bot