news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Инфекционистлар җәен көне буе урамда сакланган салатлар һәм сушилар ашмаска киңәш итә

Соңгы ике атнада ризык белән агулануның биш катлаулы очрагы булган.

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Җәй көне агуланмас өчен нинди ризыклар ашамаска икәнен Агафонов исемендәге Республика клиник инфекцион хастаханәсе баш табибы урынбасары Юлия Созинова Татарстан Премьер-министры Ләйлә Фазлыева уздырган туры эфирда сөйләде.

Соңгы ике атнада ризык белән агулануның биш катлаулы очрагы булган, бер пациентны хәтта ИВЛ аппаратына да тоташтырырга туры килгән, дип сөйләде Созинова.

Эчәк инфекцияләрен булдырмас өчен сатып алганда ризыкка игътибарлы булырга кирәк, диде табиб. Җәй көне озак вакытлар дөрес сакланмаган суши һәм роллылар, салкын кабымлыклар, салатлар, пирожныйлар ашамаска киңәш ителә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot