Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Сәламәтлек саклау министрлыгы балаларда коронавирус симптомнарын атады
Температура 38,5 градустан югары күтәрелү һәм ютәл башлануга ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирус йоктырган өч яшькә кадәрге балаларда күзәтелә торган симптомнар турында сөйләделәр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Андый балаларның борынына томау төшәргә, тамагы авыртырга, эче авыртырга, диарея булырга, температурасы 38 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.
«Бу симптомнарның барысы да озакка сузылмый, һәм иң мөһиме, балалар өч яшькә кадәр барысыннан да азрак авырый, авыру үзе бик җиңел уза», — диелгән стопкоронавирус.рф. телеграм-каналында.
Температура 38,5 градустан югары күтәрелү һәм ютәл башлануга табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Коронавирус пандемиясе бөтен илне диярлек колачлап алды. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының соңгы мәгълүматлары буенча, 6 миллионнан артык кеше инфекция йоктырган, 373 мең кеше үлгән. Россиядә коронавирус йоктурчылар саны 423 мең кешедән арткан, 5 меңнән артык кеше үлгән, 187 меңгә якын кеше терелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз