news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирустан массакүләм вакцинацияне көзен ясарга җыеналар

Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко сүзләренчә, вакцина өстендә эш тулы көчкә бара.

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 яңа коронавирусыннан массакүләм вакцинация бу елның көзендә башланырга мөмкин. Бу хакта Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко сүзләренә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

«Вакцина өстендә эш тулы көчкә бара, без нәтиҗәләр көтәбез. Белгечләр әйтүенчә, уңышлы булган очракта, көз көне үк массакүләм вакцинация башланачак», — диде Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары.

«Әлегә барыбызга да инфекция куркынычын исәпкә алып яшәргә өйрәнергә кирәк», — диде Дмитрий Чернышенко.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100