news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Covid-19 тәм һәм ис сизүне озак вакытка югалтуга китерергә мөмкин

Аносмия хәтта авыруның башка симптомнары узган очракта да саклана.

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Яңа төрдәге Covid-19 коронавирусын йоктырган кешеләр арасында киң таралган симптом (тәм һәм ис сизүне югалту) савыкканнан соң әле берничә ай сакланырга мөмкин. «Европейские архивы оториноларингологии» журналында фәнни мәкалә бастырган табиблар шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта ТАСС агентлыгы The Wall Street Journal газетасына сылтама белән хәбәр итә.

Табиблар авыруны җиңелчә яки уртача формада кичергән 417 пациентның хәлен тикшергән. Аларның 88 процентында — тәм, ә 86 процентында ис сизү функциясе бозылуы ачыкланган.

Белгечләр фаразлавынча, ис сизү өчен җавап бирә торган рецепторлар коронавирус инфекциясе таралуына юл куймас өчен эшләүдән туктый. «Бу – организмның вируска реакцияседер, мөгаен. Әгәр мондый процесс булмаса, пациент чирне авыррак кичерер иде», - дип искәртте ис сизү рецепторларының химик табигатен өйрәнү буенча Монелловский үзәгенең директор урынбасары Даниелла Рид.

Кагыйдә буларак, тәм һәм ис сизү функциясенең бозылуы организмда яшь баруга бәйле үзгәрешләргә дә, шулай ук кискен респиратор авыруларына да бәйле булырга мөмкин, дип искәртә басма.

«Татар-информ» агентлыгы ис сизүне югалту балалар арасында коронавирусның иң еш очрый торган симптомнарыннан берсе булуы хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100