Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда тагын 37 кеше коронавирус йоктырган
Чирләүчеләрнең күбесе Чаллыда — анда чир сигез кешедә ачыкланган.
(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда 37 кеше коронавирус йоктырган, аларның икесе инфекцияне республикадан читтә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«13 кеше хастаханәгә салынган, 24 кеше өйдә дәвалана», — диелә министрлык хәбәрендә.
Чирләүчеләрнең күбесе Чаллыда — анда чир сигез кешедә ачыкланган, Казанда — бер очракка ким, җиде кеше чирләгән.
Лаеш, Түбән Кама, Спаста өчәр, ә Азнакай, Лениногорск районнарына икешәр очрак туры килә. Актаныш, Бөгелмә, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Менделеевск, Минзәлә, Балык Бистәсе һәм Ютазы районнарында берәр кеше чирләгән.
Пандемия башланганнан бирле республикада 20 528 Covid -19 очрагы ачыкланган, 17 604 кеше, шул исәптән алтысы соңгы тәүлектә, терелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз