news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эпидемиолог Пшеничная Covid-19 пандемиясе тәмамлану шартын әйтте

Эпидемиологик вазгыятьне яхшырту өчен популяция иммунитеты кимендә 60-70 процент тәшкил итәргә тиеш.

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Эпидемиолог Пшеничная Covid-19 инфекциясе пандемиясен тәмамлау шартын атады. Россиядә Covid-19 инфекциясе авырулары буенча нульле күрсәткечләргә имун катламы формалашкач ирешеп булачак, дип сөйләде РИА Новостига Роспотребнадзор үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының клиник-аналитик эш буенча директор урынбасары Наталья Пшеничная.

«Коронавирустан вакцина ясалмаган кешеләргә моны хәзер эшләргә вакыт. Эпидемиологик вазгыятьне яхшырту өчен популяция иммунитеты кимендә 60-70 процент тәшкил итәргә тиеш», — дип аңлатты ул.

Covid-19 инфекциясеннән күпләп вакцинация Россиядә гыйнвар аенда башланды. Хәзер ил халкына өч вакцина: РФПИ ярдәмендә Н.Ф. Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәгендә эшләнгән «Спутник V», Новосибирскиның «Вектор» үзәгендә булдырылган «ЭпиВакКорона» һәм Чумаков исемендәге үзәктән «КовиВак» тәкъдим ителә. Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова сүзләренчә, бу вакциналардан соң эшләнә торган иммунитет барлык танылган коронавирус мутацияләреннән саклый.

Шушы көннәрдә вице-премьер Татьяна Голикова беренче прививканы 12 миллионнан артык россияле алганлыгын, ә 7,7 миллионы тулысынча вакцинация курсы узганлыгын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100