news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чумаков үзәге «КовиВак» вакцинасыннан соң иммунитет саклану срокларын әйтте

«КовиВак»вакцинасы прививкасын алганнан соң Covid -19 инфекциясенә иммунитет сигез айга якын дәвам итә.

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). «КовиВак» вакцинасы прививкасын алганнан соң Covid -19 инфекциясенә иммунитет сигез айга якын дәвам итә, дип сөйләде Чумаков исемендәге иммунобиологик препаратлар тикшеренү һәм эшләү үзәге генераль директоры Айдар Ишмөхәммәтов «Россия 1» телеканалы эфирында.

Иммуногенлыкка килгәндә, ул 85 процентка бәяләнә, дип өстәде генераль директор.

«Антитәнчекләр безнең очракта шактый акрын эшләнә — бу йомшак вакцина. Безнең тикшеренүләр монда күзәнәк иммунитеты да файдаланылуын күрсәтә», — диде ул.

Ишмөхәммәтов үзәк ел ахырына кадәр 7,5 доза вакцина чыгарырга исәп тотуын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100