news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә 37 кеше коронавирус йоктырган

Республикада авыручылар белән аралашкан 4 мең кеше табиблар күзәтүендә кала.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Узган тәүлектә тагын 37 кеше яңа коронавирус йоктырган.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 37 яңа очрагы теркәлгән. шулай итеп, Татарстанда барлыгы 19 493 очрак расланган», — дип сөйләде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина.

Аның сүзләренчә, белгечләр бер тәүлектә ковидка каршы 7,8 мең тест үткәргән, Татарстанда барлыгы 2,1 миллионнан артык кеше тикшеренгән.

Республикада авыручылар белән аралашкан 4 мең кеше табиблар күзәтүендә кала.

Татарстанда коронавирустан 16510 кеше (узган тәүлектә — 91) терелгән, диде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100