news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда үпкәләргә ясалма вентиляция ясау өчен 1,4 меңләп аппарат бар

Ихтыяҗ туа калса, коронавирус белән авыручылар өчен республикада өстәмә 3,8 мең ятак урын әзерләнә.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан хастаханәләрендә 1,4 меңгә якын данә үпкәләргә ясалма вентиляция аппараты бар. Бу хакта онлайн брифинг барышында Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

Аның сүзләренчә, әгәр ихтыяҗ туса, бу җиһазларны тагын өстәмә алачаклар. Үпкәләргә ясалма вентиляция аппаратлары авыр хәлдәге һәм үпкәләренә зыян килгән кешеләргә сулыш алу өчен кирәк.

Лилия Галимова, шулай ук, ихтыяҗ туа калса, коронавирус белән авыручылар өчен республикада өстәмә 3,8 мең ятак урын әзерләнгәнен әйтте. «Бүген Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә урын җитәрлек», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100