news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус инфекциясенә үткәрелгән тестлар 21 кешедә уңай булып чыккан

Лаборатор тикшерүләрнең нәтиҗәләре раслауны көтә.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Александра Давыдова). Татарстанда коронавирус инфекциясенә үткәрелгән башлангыч тестлар 21 кешедә уңай булып чыккан. 31 мартка булган мәгълүматлардан күренгәнчә, лаборатор тикшерүләрнең нәтиҗәләре раслауны көтә, диелә Татарстан буенча баш дәүләт санитар табибы, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина чыгарган карарда.

«Авырулар белән контактка кергән 674 кеше табиблар күзәтүендә. Медицина оешмаларында тын юлларында кискен вируслы инфекция симптомнары белән 70 кеше дәвалана. Алар коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять имин булмаган илләрдән кайткан», — диелә документта.

Шулай ук соңгы ике атнада Covid-19 коронавирусы теркәлгән илләрдән кайткан 10324 кешене табиблар күзәтә.

Шуңа бәйле рәвештә, Патяшина 1 апрельдән башлап һәм махсус боерык чыкканчыга кадәр авыруларны медицина стационарларына салу, амбулатор ярдәм күрсәтү өчен пациентларны кабул итү, сирәк очракларны исәпкә алмаганда халыкны планлы диспансеризацияләү һәм иммунизацияләү, шулай ук медицина тернәкләндерүен һәм шифаханә-курортларда дәвалануны тыярга күрсәтмә бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100