news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федераль медицина-биологик агентлыгы: Россиядә коронавирус эпидемиясе җәйгә чигенәчәк

Covid-19 коронавирусы кискен тын юллары вирус инфекциясенә карый. Димәк, ул 10-12 атнадан да озаграк дәвам итмәячәк.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус эпидемиясе җәйгә чигенәчәк, дип белдерде Федераль медицина-биологик агентлыгының баш инфекционисты Владимир Никифоров «Беренче канал» эфирында.

«Аның җәй көне бетәчәген кистереп әйтергә мөмкин», - диде Никифоров.

Белгеч сүзләренчә, Россиядә авыру таралышының иң югары ноктасы әле үтелмәгән. Ул киләсе атна урталарына туры киләчәк, ди эксперт.

Covid-19 коронавирусы кискен тын юллары вирус инфекциясенә карый, дип искәртте Федераль медицина-биологик агентлыгының баш инфекционисты. Гадәттә, мондый вируслы авыруларның «гомере» 10-12 атна дәвам итә.

«Татар-информ» агентлыгы Россия галимнәренең коронавирусны юк итү алымын уйлап табуы хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100