news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баш инфекционист: Имбир, сарымсак һәм лимон коронавирустан коткармаячак

Халык куллану чаралары иммунитетны ныгыта.

Баш инфекционист: Имбир, сарымсак һәм лимон коронавирустан коткармаячак
архив/Султан Исхаков

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Яңа коронавирус инфекциясен имбир, сарымсак һәм лимон белән дәвалау мөмкин түгел. Әмма үсемлек продуктлары ярдәмендә иммунитетны ныгытырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Халит Хәертынов сөйләде.

«Коронавирус инфекциясен дәвалаганда вируска каршы препаратлар гына ярдәм итә алуын аңларга кирәк. Этиотроп тәэсирле препаратлар шулай дип атала», - диде ул.

Табиб әйткәнчә, лимон, сарымсак һәм имбир яңа авыруны дәвалау өчен кирәкле нәтиҗә бирми, әмма организмның йогышлы авыруларга каршы торучанлыгын һәм иммунитетын арттыра.

«Халык медицинасы гомуми кабул ителгән дәвалау алымнарына өстәмә рәвештә кулланылырга мөмкин һәм ул файдалы гына булачак. Әмма без авыруны дәвалаганда имбир файдаланачакбыз һәм нәтиҗәдә беркем дә авырмаячак яки авыруны җиңел формада гына уздырачак, дип әйтә алмыйбыз», — дип йомгаклады Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты.

Хәертынов сүзләренчә, витаминнар кабул иткәндә кешенең авырып китмәве яки авыруның җиңел формада узу ихтималы югарырак, тик ул организм коронавирус йоктырмаячагына йөз процент гарантия бирми.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда имбир бәяләренең күтәрелүе турында хәбәр иткән иде. Шул уңайдан монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе тикшерү үткәрде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100