news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда сәламәтлек саклау оешмалары хезмәткәрләре йөзү буенча ярышты

Ярышта ирекле стиль белән 50 метр дистанциягә йөзү буенча җиңүчеләр ачыкланды.

Чаллыда сәламәтлек саклау оешмалары хезмәткәрләре йөзү буенча ярышты
https://minzdrav.tatarstan.ru/tat/

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Чаллыда «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында медицина хезмәткәрләре арасында йөзү буенча турнир узды. Спорт чарасы «Сәламәтлек-2022» Спартакиадасы кысаларында оештырылды.

Спортчылар ирекле стиль белән 50 метр дистанция үз көчләрен сынап карый алды. Барлык катнашучылар да осталыкларын, спорт рухын, җиңүгә омтылышын күрсәтте. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ир-атлар арасында иң яхшы нәтиҗәгә Михаил Андреев (4нче шәһәр сырхауханәсе) иреште, икенче — Ирек Шәрипов (ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе), өченче — Валерий Кондаков (йогышлы авырулар хастаханәсе).

Хатын-кызлар арасында беренчелекне Светлана Артемьева (сугыш ветераннары өчен госпиталь) яулады, икенче урында — Виолет Магбутова (йогышлы авырулар хастаханәсе), өченче — Анастасия Арбузова (ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе).

Призерларга һәм җиңүчеләргә кубоклар, медальләр һәм дипломнар тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100