news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 53 кеше коронавирус йоктырган

32 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өендә дәвалана.

Татарстанда тагын 53 кеше коронавирус йоктырган

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Татарстанда бер тәүлектә коронавирус йоктыруның 53 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 32 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өендә дәвалана.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 60-70 яшь аралыгында ачыкланган, ике пациентка 18 яшь тулмаган.

Казанда — 29, Түбән Камада - дүрт, Чаллыда — өч очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 18 082 очрагы теркәлгән, 14 692 кеше (шуларның 107е — узган тәүлектә) терелгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100