420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Татарстанда 83 меңгә якын кеше коронавирустан «Спутник V» вакцинасын алган инде.
«Барлыгы 82 709 кеше (тәүлек эчендә үсеш — 956) вакцина ясатты <...> », - диделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Шул ук вакытта вакцинаның икенче компоненты белән республиканың 20 044 кешесе прививка ясаткан.
Covid-19 инфекциясеннән вакцинациягә биш төрле ысул белән: РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы, ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша, бердәм 122 номеры буенча, Күп функцияле үзәктә һәм поликлиникага контакт телефоннары аша мөрәҗәгать иткәндә язылырга мөмкин.