news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирус вазгыяте сәбәпле, планлы медицина ярдәме күрсәтү туктатылды

Бары тик социаль әһәмияткә ия авырулар исемлегенә кергән яки әйләнә-тирәдәге кешеләр өчен куркыныч тудыра торган авыртулары булган пациентлар гына искәрмә булып тора.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының агымдагы елның 2 февралендәге боерыгы буенча, республикада планлы медицина ярдәме күрсәтү туктатылды.

Республика министрлыгы, бу чараны коронавирус санитар-эпидемиологик вазгыять катлаулы булу сәбәпле, кабул итте.

Боерык буенча, олылар өчен планлы медицина ярдәме, шул исәптә кайбер кешеләр төркеме өчен профилактик тикшеренүләр һәм диспансеризация туктатыла. Бары тик социаль әһәмияткә ия авырулар исемлегенә кергән яки әйләнә-тирәдәге кешеләр өчен куркыныч тудыра торган авыртулары булган пациентлар гына искәрмә булып тора.

Моннан тыш, планлы медицина ярдәме күрсәтү чакырылыш һәм хәрби хезмәткә баручы егетләр, шулай ук медицина ярдәмен кичектерү хәлен авырайтырга мөмкин булган пациентлар өчен дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot