news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусның 85 яңа очрагы теркәлгән

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 15 875 мең очрагы ачыкланган.

Татарстанда коронавирусның 85 яңа очрагы теркәлгән
архив/Владимир Васильев

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 85 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«32 кеше хастаханәгә озатылган, 53 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (22 кеше) аралыгында ачыкланган, өчесе – балигъ булмаган бала.

Казанда – 55, Чаллыда – 13, Югары Ослан районында – 3, Яшел Үзән, Буа, Минзәлә һәм Балык Бистәсе районнарында – икешәр, Бөгелмә, Чүпрәле, Лаеш, Нурлат, Саба һәм Чистай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 15 875 очрагы ачыкланган, 12 331 кеше (шуларның 97се – узган тәүлектә) терелгән.

Республикада 12 777 кеше «Спутник V» вакцинасын кадаткан, шуларның 2 476сы икенче дозаны алган. 13 442 комплект вакцина дозасының 95,1 проценты файдаланылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100