news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Латвиядә песи коронавирус йоктырган

Мәчеләр «Covid-19 нәтиҗәләрен киметү» дәүләт тикшеренү программасының бер өлеше булган тикшеренүләрдә сыналган.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Латвиядә Covid-19 коронавирус инфекциясе белән мәче зарарлануның беренче очрагы расланган.

«Латвиядә мәченең Covid-19 белән зарарлану очрагы беренче тапкыр табылган, тагын берничә мәчедә яңа коронавируска каршы антитәнчекләр табылган», - диде журналистларга сишәмбе көнне республика Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Уго Думпис.

Ул Латвиянең Балтиядә коронавирус белән зарарлану бу төр вәкилләрендә ачыкланган беренче ил булуын әйтте.

Думпис хәбәр иткәнчә, мәчеләрдән алынган үрнәкләр 31 гыйнварда тикшерелгән. Үрнәкләр 240 хайваннан җыелган, аларның бер өлеше коронавирус ачыкланган кешеләрнең йорт хайваннары булган.

Мәчеләргә тест «Covid-19 нәтиҗәләрен киметү» дәүләт тикшеренү программасының бер өлеше булган тикшеренүләрдә үткәрелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100