news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Уникаль үзәк»: Малышева Казанда балалар липидология үзәгендә булды

Видеосюжетны алып баручы үзенең Инстаграммында балаларда югары холестерин булу-булмавын тикшерү өчен Россиядәге бердәнбер түләүсез программа урнаштырды.

«Уникаль үзәк»: Малышева Казанда балалар липидология үзәгендә булды
архив

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Беренче каналда «Сәламәтлек» телепрограммасын алып баручы Елена Малышева Татарстанның Балалар республика клиник хастаханәсе базасында ачылган балалар өчен уникаль липидология үзәге турында сөйләде. Төшерү гыйнвар ахырында узды. Видеосюжет Инстаграмда алып баручы тарафыннан урнаштырылган.

2019 елның декабрендә ачылган Татарстан үзәге белгечләре иртә стадияләрдә йөрәк-кан тамырлары авыруларының үсешен туктату өчен инсульт һәм инфаркт булырга мөмкин балаларны ачыклый.

«Әгәр 50 яшькә кадәр өлкәннәрдә инфаркт булса һәм аларда нәселдән гиперхолестеринемия табылса, аларның балаларын тулысынча тикшерәләр», — диде Малышева сюжетында.

Табиблар югары холестерин ачыкланган барлык балаларны да дәвалыйлар, шулай итеп, балачактан инфарктлардан саклап калалар, диде белгеч.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Им грозит инфаркт и инсульт. Очень рано в 30 или 40 лет. Именно защитой этих детей занимаются врачи. Для таких детей в Татарстане создана уникальная программа. Эта болезнь называется «наследственная гиперхолестеринемия». Если у взрослых до 50 лет возник инфаркт или инсульт и поставлен этот диагноз, то их детей обследуют на гиперхолестеринэмию. Потом серьезно лечат, Защищая от инфарктов с самого детства. Для детей Татарстан это бесплатные программы. По-моему это здорово! Я хочу, чтобы так была во всех регионах. Дорогие взрослые жители России восклицать если у вас инфаркт или инсульт случилось до 50 лет, обязательно надо проверить детей. Просто измеритель у них есть один. Это может быть наследственная болезнь, который обязательно надо лечить. Браво, врачи Татарстана!

Публикация от Елена Малышева (@malysheva.live)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100