news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирустан прививка ясату турында сертификат алырга мөмкин

Бу турыда сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр итә.

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 гыйнвардан дәүләт хезмәтләре сайтында коронавирустан вакцинацияләү турында сертификат алырга алырга мөмкин. Бу турыда сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Ул дару препаратларын маркировкалау һәм пациентлар системасында яңа функционал эшли башлавын аңлатты.

«Коронавируска каршы прививка ясаткан пациент дәүләт хезмәтләрендә шәхси кабинетта бу хакта дистанцион рәвештә сертификат алу мөмкинлеге бар», — диде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100