news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ковидның Британиядән килгән штаммын Төркиядә 15 кеше йоктырган

Республика Бөекбританиядән килүчеләрне кертүне чикләгән.

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Төркиядә коронавирусның яңа штаммы ачыкланган. Ул Бөекбританиядән килгән 15 кешедә ачыкланган. Бу турыда республиканың сәламәтлек саклау министры Фәхреттин Коджага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Британия мутациясе Бөекбританиядән килгән 15 кешедә ачыкланган. Төркиягә бу илдән керүчеләрне вакытлыча кертмиләр», — дидие министр.

Шулай ук 1 гыйнварда октябрь азагыннан алып республикада коронавирус йоктыручылар иң аз теркәлгән. Бер тәүлектә авыручылар саны 1908 пациентка арткан.

Җомга көнне Бразилия һәм АКШның өч штатында ковидның британ штаммы ачыклануы турында хәбәр ителгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot