news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Омикрон» штаммы дөньяның 23 илендә ачыкланган

Әлегә Россиядә коронавирусның бу штаммын йоктыру очраклары ачыкланмаган.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясенең «омикрон» яңа штаммы ким дигәндә 23 илдә ачыкланган.

«Биш регионда ким дигәндә 23 илдә Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасына яңа штамм ачыклануы турында хәбәр иттеләр. Бу сан артыр дип фаразлыйбыз», — дип китерә РИА Новости Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы җитәкчесе Тедрос Аданом Гебрейесус сүзләрен.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) мәгълүматлары буенча, әлегә Россиядә коронавирусның бу штаммын йоктыру очраклары ачыкланмаган.


news_right_1
news_right_2
news_bot