news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар өч яшьлек Сәйдә Йосыповага ярдәм итә алачак

Кыз миелодисплазия (арка мие үсешенең бозылуы) белән авырый.

Татарстанлылар өч яшьлек Сәйдә Йосыповага ярдәм итә алачак
«Алеша» хәйрия фонды

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче өч яшьлек Сәйдә Йосыповага ашыгыч рәвештә кыйммәтле операция ясарга кирәк. Кызга битараф булмаган һәркем ярдәм күрсәтә ала. Аны дәвалау өчен акчаны «Алеша» хәйрия фонды җыя.

Өч яшьлек кыз миелодисплазия (арка мие үсешенең бозылуы) белән авырый. Мәкерле авыру аркасында тәннең билдән түбән урнашкан өлешләрендә тайпылышлар күзәтелә, очлыкларның сизгерлеге бозылган.

Кыз мүкәләп кенә йөри һәм әйбергә таянып кына тора ала. Аяклары аны тыңламый, кыз аларга кагылуны начар тоя. Сәйдәгә үз вакытында ярдәм кулы сузмасаң, симптомнар акрынлап көчәеп, бала бөтенләй аяксыз калырга мөмкин.

Кызга катлаулы һәм кыйммәтле нейрохирургия операциясе генә ярдәм итә алачак. Аны Израиль табибы Шимон Рохкинд ясарга риза булган.

Операциянең бәясе 45 мең евродан артык, яки 4,3 миллион сум тәшкил итә. Хәзерге вакытта 2,7 миллион сум җыелган. Сәйдәгә ничек ярдәм күрсәтү һәм аның авыруы турында тулырак мәгълүмат белән хәйрия фонды сайтында танышырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100