news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 85 яңа очрагы ачыкланган

Эпидемия башланганнан алып республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 10 424 тапкыр куелган.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 85 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 85 яңа очрагы ачыкланган. Аларның бары тик берсе генә чирне читтә йоктырып кайткан. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«22 кеше хастаханәгә озатылган, 63 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (28 кеше), 60-70 (22 кеше) һәм 70-80 яшь (15 кеше) аралыгында ачыкланган.

Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (44 очрак) әйдәп бара. Чаллы шәһәрендә – 10, Яшел Үзән районында җиде очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 10 424 тапкыр куелган. 9 139 пациент (шуларның 64е – узган тәүлектә) терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot