news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ковид белән авыручылар 122 номеры аша поликлиникага языла һәм табиб чакырта ала

Татарстанлыларның стандарт сорауларына роботлаштырылган Лилия исемле тавыш ярдәмчесе дә җавап бирә.

Ковид белән авыручылар 122 номеры аша поликлиникага языла һәм табиб чакырта ала
Архив: Солтан Исхаков

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда 25 ноябрьдән коронавирус белән бәйле мәсьәләләр буенча тәүлек буе шалтыратулар кабул итә торган кыска номерлы - 122 кайнар элемтә телефоны эшли башлады. Бу турыда Татарстанның Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.

«Элек татарстанлылар иртәнге җидедән кичке бишкә кадәр генә консультация алган булса, хәзер кайнар элемтә тәүлек буе ял көннәрсез эшли. Бер сменада шалтыратулар кабул итүче операторларның санын иллегә җиткердек. Бу бер үк вакытта күбрәк мөрәҗәгать кабул итәргә мөмкинлек бирә. Кирәк булса, операторлар санын арттырырга да була», — диде Альберт Яковлев.

Кайнар линиядән коронавирус белән бәйле поликлиникага язылырга, өйгә табиб чакыртырга, дарулар белән тәэмин ителү мәсьәләсен белешергә була. Шулай ук дәүләт поликлиникаларында ковидка биргән тест нәтиҗәсен дә кайнар элемтәгә шалтыратып белешергә мөмкин.

«25 ноябрьгә кадәр кайнар элемтә номеры 8 800 222-59-00 булса, хәзер элемтәнең кыска номеры да бар — 122. Татарстанда теркәлгән теләсә кайсы телефон номерыннан 122 саннарын җыеп, кайнар элемтәгә эләгеп була. Соңгы көннәрдә кайнар элемтәгә мөрәҗәгать итүчеләр саны тәүлегенә меңнән артты. Ноябрь азагына кадәр көненә өч йөз кешедән артык шалтыратмый иде», — дип аңлатты министр урынбасары.

Кайнар элемтәгә чыгучыларны күбесенчә: «Миндә коронавирус симптомнары бар. Миңа нишләргә?», «Авыручы белән контактта булган кешегә ничек вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазен алырга?» сораулары борчый.

Татарстанлыларның стандарт сорауларына роботлаштырылган Лилия исемле тавыш ярдәмчесе дә җавап бирә. Кайнар элемтәгә шалтыраткан кеше оператор, яки робот Лилия белән сөйләшүне сайлый. Робот сорауга җавап таба алмаса, элемтәне операторга күчерә. Альберт Яковлев киләчәктә Лилиянең татар теленә дә тәрҗемә ителәсен ышандырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100