news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда диспансеризация вакытында ВИЧ-ка бушлай һәм аноним тикшерү узарга мөмкин

Республикада быел диспансеризация үткән 49 меңгә якын кеше ВИЧ-ка тикшеренгән.

Татарстанда диспансеризация вакытында ВИЧ-ка бушлай һәм аноним тикшерү узарга мөмкин
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда диспансеризация вакытында ВИЧ-ка бушлай һәм аноним тикшерү узарга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәте ТР буенча идарәсенең бүлек башлыгы Луиза Борисова әйтте.

2020 елда диспансеризация үткән 48 мең 853 кеше ВИЧ-ка тикшеренгән. Бу республикада диспансеризация узган барлык халыкның 6,3 процентын тәшкил итә.

Ул халыкны ВИЧ-ка тикшерүдә коммерцияле булмаган оешмалар да катнашуын әйтте. «2020 елның ун ае эчендә ВИЧ-ка өч меңнән артык кешегә экспресс-тест ясалган. Лаборатор тест кына ВИЧ ны вакытында ачыклап, дәваларга мөмкинлек бирә», — дип белдерде Луиза Борисова.

Белгеч җенси мөнәсәбәтләрдә сакланмау, исерткечләр, наркотиклар кулланып, аңлы тормыштан тайпылу ВИЧ-ка китерү ихтималлыгын искәртте. ВИЧ-ка даими тикшеренергә киңәш итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100