news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда быел ВИЧ очраклары ачыкланмаган районнар билгеле

Гомумән, 1988 елда инфекция ачыклана башлаганнан бирле, Татарстанда ВИЧ очраклары теркәлмәгән бер район да юк.

Татарстанда быел ВИЧ очраклары ачыкланмаган районнар билгеле

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда быел ВИЧ очраклары ачыкланмаган районнар билгеле. Аларны «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәте ТР буенча идарәсенең бүлек башлыгы Луиза Борисова атады.

«Апас, Кайбыч, Яңа Чишмә, Тәтеш, Теләче районнарында быел бер ВИЧ диагнозы да теркәлмәгән», — диде ул. 

Татарстанда ВИЧ белән авыручылар 100 мең кешегә 378,4 не тәшкил итә. Бу Россия буенча гомуми күрсәткечтән ике тапкыр кимрәк.

Гомумән 1988 елда инфекция ачыклана башлаганнан бирле, Татарстанда ВИЧ очраклары теркәлмәгән районнар юк. 2020 елның 1 ноябренә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада барлыгы 25 мең 916 ВИЧ авыруы теркәлгән булган. ВИЧ лы 7184 кеше вафат булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100