news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда быел ВИЧ инфекциясе арткан һәм чир бер дә теркәлмәгән районнар билгеле

2020 елның ун ае эчендә Татарстанда 749 кешегә ВИЧ-инфекция диагнозы куелган.

Татарстанда быел ВИЧ инфекциясе арткан һәм чир бер дә теркәлмәгән районнар билгеле
Солтан Исхаков

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 2020 елда ВИЧ инфекциясе арткан һәм чир бер дә теркәлмәгән районнар билгеле. Ундүрт районда вирус күрсәткечләре артуы теркәлгән, шул исәптән 5 районда ВИЧ 1,5 мәртәбә күбрәк ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова сөйләде.

Биектау, Арча, Лаеш, Әгерҗе, Сарман районнарында ВИЧ, узган ел белән чагыштырганда, 1,5 тапкыр күбрәк теркәлгән.

Лениногорск, Бөгелмә, Чаллы шәһәрләрендә ВИЧ-инфекция очракларының, узган ел белән чагыштырганда, берникадәр кимүе күзәтелә.

Апас, Кайбыч, Яңа Чишмә, Тәтеш районнарында быел ВИЧ-инфекциянең яңа очраклары ачыкланмаган.

2020 елның ун ае эчендә Татарстанда 749 кешегә ВИЧ-инфекция диагнозы куелган. Узган елга караганда, ВИЧ 14,7 процентка кимрәк. Диспансерлык учетында ВИЧ белән яшәүче 14 меңнән артык кеше исәпләнә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100