news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

СПИД үзәгенә күптән килмәгән авырулар, кабат табибларга күренеп, дәвалана башлаган

Табибларга килүдән хәйран вакыт качып йөргән пациентларны дәваланырга күндерү буенча быел зур эш башкарылган.

СПИД үзәгенә күптән килмәгән авырулар, кабат табибларга күренеп, дәвалана башлаган
Солтан Исхаков

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). СПИД үзәгенә күптән килмәгән авырулар, коронавирустан куркып, быел кабат табибларга килгән. Бу хакта СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш буенча республика үзәге баш табибы Нияз Галиуллин сөйләде.

«Апрель–май айларында безгә СПИД үзәгенә күптән килмәгән пациентлар килде. Алар ВИЧтан дәвалау препаратлары коронавирустан да булыша дигән сүзне ишетеп килгән. Без ул авыруларны янә дәвалый башладык, һәм аларның халәте хәзер яхшырды», — диде баш табиб.

Табибларга килүдән хәйран вакыт качып йөргән пациентларны дәваланырга күндерү буенча быел зур эш башкарылган.

 «Халык сәламәтлеген саклау һәм социаль тискәре күренешләрне кисәтү өлкәсендә профилактика һәм инициатива» оешмасы рәисе Альберт Якупов әйтүенчә, оешманың үзләре дә ВИЧ белән авырган әгъзалары урыннарга барып, авыруларга табибка бару кирәклеген аңлата. «Әгәр кеше ризалаша икән, аны хастаханәгә алып килеп, чиратсыз табибка үткәрәләр», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100