news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия һәм Австрия коронавирус белән авыручыларны дәвалау буенча эшче төркем төзиячәк

Сөйләшүләрне Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы һәм аның Австрия коллегасы үткәрде.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Россия һәм Австрия яңа коронавирус инфекциясе белән авырган пациентларны дәвалау буенча эшче төркем төзиячәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Килешүгә РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм Австрия Республикасының социаль мәсьәләләр, сәламәтлек саклау, кулланучылар хокукларын яклау министры Рудольф Аншоберның сөйләшүләре вакытында ирешелде. Чара видеоконференция режимында узды.

Әңгәмәдәшләр шулай ук Covid-19 таралу вазгыяте хакында, дәүләтләр тарафыннан күрелә торган санитар һәм медицина чаралары турында мәгълүмат алышты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot