news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда ВИЧ-инфекцияле аналардан туган балаларның барысы да сәламәт булган

ВИЧлы анадан туган балага вирус йокмау очрагы соңгы бик күп елларда беренче тапкыр теркәлгән.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда ВИЧ-инфекцияле әниләрдән туган балаларның барысы да сәламәт. Бу хакта «СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш буенча республика үзәге» баш табибы Нияз Галиуллин әйтте.

Аның сүзләренчә, ВИЧлы аналардан вирус йоктырмыйча балалар туу соңгы бик күп елларда беренче тапкыр теркәлгән. «129 баланың берсендә дә ВИЧ ачыкланмаган. Ләкин әле ел тәмамланмаган, ел азагына кадәр шулай  булыр дип ышанабыз», — диде Нияз Галиуллин «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.

Бүген Татарстанда ВИЧ диагнозы куелган 156 бала хисапта тора. «Алдагы елларда барлык яңа туган нарасыйларның 0,6-0,9 проценты ВИЧ белән туган балалар була иде», — диде баш табиб.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100