news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Альмир Абашев: Татарстанда ВИЧ авыруы кими башлаган

2020 елның 1 декабренә Татарстанда ВИЧ-инфекцияле 13 810 кеше теркәлгән.

Альмир Абашев: Татарстанда ВИЧ авыруы кими башлаган
Солтан Исхаков

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда ВИЧ белән авыручылар саны кими башлаган. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бүген республикада ВИЧ күләме 100 мең кешегә 19 кеше тәшкил итә. 2020 елның 1 декабренә Татарстанда ВИЧ-инфекцияле 13 810 кеше яшәгәне билгеле, диде ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә

«Моңа кадәр ВИЧны кан, инъекция аша йоктыру өстенлек итсә, бүген вирус күбрәк җенси юл белән йога. Халык арасында аңлату эшләре үткәрергә кирәк. Мөмкин кадәр күбрәк ачыкларга, ВИЧ авыруларны антиретровирус терапия белән дәвалау, вирус дәрәҗәсен башкаларга йоктырмаслык күләменә (вирус нагрузкасы 0) җиткерү мөһим», — диде Альмир Абашев. Ул бүген ВИЧ-ка каршы көрәштә иҗтимагый оешмалар актив катнашуын искәртте.

Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең Санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова әйтүенчә, 1988 елдан бирле республикада 25 мең 916 ВИЧ-инфекция очрагы теркәлгән булган. 7184 кеше вафат булган, шуның 2386 сы — ВИЧ аркасында.

1988 елдан СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Татарстанда бу уңайдан ел саен 26 ноябрьдән 1 декбарьгә кадәр СПИДны кисәтү чаралары үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100