news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 189 кеше Covid-19 инфекциясен йоктырган

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 1,5 миллионнан артык кеше коронавирустан вакцинация узган.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 189 яңа очрагы теркәлгән. Ике кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«54 кеше хастаханәгә салынган, 135 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 107 кеше ковид йоктырган. Чаллыда 28, Чистай районында алты, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама һәм Спас районнарында бишәр кешегә коронавирус диагнозы куелган.

Лениногорск районында коронавирус инфекциясенең дүрт, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Мамадыш, Питрәч, Саба һәм Тукай районнарында икешәр очрагы теркәлгән. Әлмәт, Биектау, Зәй, Кукмара районнарында берәр кеше чир йоктырган.

Шулай итеп, пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 30 900 тапкыр куелган. Татарстанда 25 300 кеше коронавирустан терелгән.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 1,5 миллионнан артык кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 1 миллион кеше вакцинаның икенче дозасын ясаткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100