news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: Якын арада коронавирустан дару уйлап табачаклар

«Вакытында ревакцинация ясатырга кирәк», — диде ул.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген коронавирустан бары тик вакцинация кешеләрне чирнең авыр формасыннан һәм үлем очракларыннан коткара ала.

«Хәзер дару препаратларын эшлиләр һәм якын киләчәктә аларны куллана башлаячаклар. Бүген хезмәттәшләр белән шул хакта сөйләштек. Әмма үзеңне саклауның иң яхшы ысулы — вакцинация узу һәм үз вакытында ревакцинация ясату», — диде Россия Президенты Владимир Путин Оборона министрлыгы һәм Оборона һәм сәнәгать комплексы вәкилләре белән киңәшмәдә.

Президент сүзләренчә, ул халыкның 60 проценты вакцинация узган кайбер илләрдәге хезмәттәшләре белән сөйләшкән. Анда авыручылар саны кинәт арткан.

«Мин нәрсә булды?» дип шәхсән сорадым. Вакытында ревакцинация ясатмаганнар. Моны күзәтергә кирәк», — дип сөйләде Путин.



news_right_1
news_right_2
news_bot