news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 45 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган

Чирләүчеләрнең күбесе 30дан 50 яшькә кадәрге төркемнәрдә ачыкланган.

Татарстанда тагын 45 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын 45 кеше Covid-19 инфекциясе йоктырган. Аларның икесе чирне республикадан читтә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Җиде кеше хастаханәгә салынган, 38 кеше өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә.

30дан 50 яшькә кадәр татарстанлылар арасында иң күп очрак — 26 кеше ачыкланган. Яңа очракларның географиясе түбәндәгечә: Казанга — 34, Әлмәт, Буа һәм Биектау районнарына — икешәр, Алексеевск, Әлки, Чүпрәле, Нурлат һәм Питрәч районнарына берәр очрак туры килә.

Республикада инфекция тарала башлаганнан бирле барлыгы 8,4 меңнән артык кеше авырды, 7,5 меңнән артык кеше терелде, шул исәптән 46сы — узган тәүлектә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100