news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевск районында 7 мең кешегә грипптан прививка ясаганнар

Грипптан прививка ясату өчен Үзәк район хастаханәсенә мөрәҗәгать итү дә җитә.

Менделеевск районында 7 мең кешегә грипптан прививка ясаганнар

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Менделеевск үзәк район хастаханәсенә грипптан вакцинаның икенче партиясе кайтты. Табиблар мәгълүматлары буенча, Менделеевск районында 7 мең кешегә — 4 меңнән артык олы кешегә һәм 3 меңнән артык балага прививка ясаганнар. Бу турыда «Менделеевские новости» яза.

Грипптан прививка ясату өчен Үзәк район хастаханәсенә мөрәҗәгать итү дә җитә. Прививканы табиб яки фельдшер караганнан соң, бушлай ясыйлар.

Шәһәр поликлиникасында прививка кабинетыэш көннәрендә 8.00-19.00 сәгатьләрдә, шимбә 8.00-17.00 сәгатьләрдә эшли. Барлык сораулар буенча 8 (85549) 2-17-60 телефонына шалтыратырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot