Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
COVID белән эшләгән медицина хезмәткәрләренә түләүләр 2021 ел ахырына кадәр озайтыла
Махсус түләүләр 2020 елның 1 ноябреннән 2021 елның 31 декабренә кадәр норматив смена өчен биреләчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). COVID-19 белән эшләгән медицина хезмәткәрләренә махсус түләүләр 2020 елның 1 ноябреннән 2021 елның 31 декабренә кадәр норматив смена өчен биреләчәк. РФ Хөкүмәте карары шимбә көнне хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылып чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Элегрәк вице-премьер Татьяна Голикова РФ хакимиятенә коронавирустан дәвалаучы табибларга өстәмә түләү мәсьәләсен карарга, ә медицина хезмәткәрләренә түләүләрне 2021 елның 1 гыйнварына кадәр булдырырга кирәк, дип белдергән иде.
«Медицина һәм башка оешмаларның медицина һәм башка хезмәткәрләренә дәүләт социаль ярдәм күрсәтү максатларында 2020 елның 1 ноябреннән 2021 елның 31 декабренә кадәр норматив смена өчен ай саен махсус социаль түләүләр башкарырга кирәк. Ул оешмада эшләүчеләрнең атнага тиешле категориясе өчен билгеләнгән эш вакытының биштән бер өлеше буларак билгеләнә», - диелә документта.
Документ нигезендә, COVID-19 белән эшләгән өчен медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләүләр социаль иминият фонды тарафыннан гамәлгә ашырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз