news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яңа ковид госпитальләр ачылды

Республикада ковид белән авыручылар өчен барлыгы 4,5 мең урын булдырылган.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда коронавирус инфекциясе диагнозы куелган авыруларны яңа вакытлыча инфекцион госпитальләрдә кабул итә башладылар.

«Биектауда госпиталь ачыла, Әлмәттә ачылды инде. Шулай ук район үзәк хастаханәләрендә дә урыннар санын арттыралар», — дип сөйләде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

Татарстанда ковид белән авыручылар өчен барлыгы 4,5 мең урын булдырылган, бу күләмнең 10-15 проценты резервта тора. Министры урынбасары әйткәнчә, урыннар булдыру буенча вазгыять гел үзгәреп тора.

«Республикада булдырылган урыннар фонды җитәрлек, резерв бар», — ди Владимир Жаворонков. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100