Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда коронавирусның 26 яңа очрагы ачыкланган, шуларның берсе читтән кертелгән
Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 7256 очрагы теркәлгән, 6113 кеше (шуларның 21е – узган тәүлектә) терелгән.
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 26 яңа очрагы ачыкланган, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Аларның барысы да өендә дәвалана», - дип искәрттеләр ведомствода.
Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (11 кеше) аралыгында теркәлгән.
26 очракның уникесе Казанга туры килә. Районнар арасында әлеге күрсәткеч буенча Буа (дүрт очрак), Яшел Үзән (өч) һәм Апас (ике) әйдәп бара. Кайбыч, Питрәч, Теләче, Бөгелмә һәм Биектау районнарында берәр очрак ачыкланган.
Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 7256 очрагы теркәлгән, 6113 кеше (шуларның 21е – узган тәүлектә) терелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз